Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2015

Мәскәү Сабан туен ярчаллылылар оештырачак

18 июль көнне Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында Сабан туе уздырылачак. Ел саен үткәрелә торган милли бәйрәмдә 200 меңләп мәскәүле һәм башкала кунаклары катнаша.

Быел чара Яр Чаллы шәһәр хакимияте ярдәме белән уздырылачак. Шәһәр бюджетыннан моның өчен 3,6 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бәйрәмне бизәү өчен генә 1,4 млн сум бүленгән, дип ачыклык кертә “Шәһри Чаллы” газетасы. Әлеге суммага “Париж-Дакар” чәчәк композициясен төзергә җыеналар. 300 кв. метр мәйданда декоратив үсемлекләрдән Эйфель манарасы, дөя һәм лама, шулай ук “КАМАЗ” машинасы макетлары төзелә. XX гасыр башы татар йорты интерьерын гәүдәләндерү 510 меңгә төшә, ишегалдын һәм амбарны шул чор рухында бизәүгә тагын 750 мең сум сарыф ителер дип фаразлана. Сәүдә рәтләре һәм беседка ясауга 400 мең сумны һәм 3 гектарлы мәйданда бәйрәмнән соң калган чүп-чарны җыештыруга китәчәк 91,4 мең сумны да кушкач, җәмгысе шактый зур сумма җыела. Хәер, чаллылыларның башкалага Сабан туе бүләк итүе инде күптән традициягә әйләнде. Шулай горурлана-горурлана бәйрәмгә әзерләнгән көнебез, диелә әлеге язмада.

“Москва татарская” сайтында бу хакта өстәмә бар: Сабан туена килүчеләргә Яр Чаллы һәм Мәскәүнең сәнгать осталары концерт программасы тәкъдим итәчәк. Бәйрәмгә килүчеләр милли көрәш, кызыклы уеннар, конкурслар һ.б. традицион күңел ачу чараларында катнаша алачак.

Мәскәү Сабан туен оештыруда 200ләп кеше җәлеп ителә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20