Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Мәскәүдә "Алтын көз" агросәнәгать күргәзмәсе ике меңнән артык катнашучыны көтә

Мәскәүдә 4−7 октябрь көннәрендә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданында 19 нчы Россия «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Һәр елны уза торган илнең аграр форумы үзебездәге һәм дөнья күләме аграр тармак лидерларын җыячак. Күргәзмәдә ике меңнән артык предприятие, оешма, Россия һәм чит ил җитештерүчеләре берлеге һәм ассоциациясе вәкилләре булачак.

Биредә иң яхшы инвестицион проектлар, азык-төлек, нәселле авыл хуҗалыгы терлеге тәкъдим ителәчәк.

«Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсендә төп темалар булып, тармакның экспорт потенциалын үстерү һәм аграр өлкәдә инвестиция үсеше перспективалары тора. Агробизнес-форум күргәзмәнең төп вакыйгасы булачак.

Күргәзмәне Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!