Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2016

Мәскәүдә Федерация Советы карамагындагы Төбәкара банк советы утырышы уздырыла

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы карамагындагы Төбәкара банк советы утырышында катнаша. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Мәскәүдә үткәреләчәк утырышның темасы – «РФ субъектлары бюджетларының бурыч йөкләмәләре һәм финанс системасы тотрыклылыгының мөһим факторы буларак аларның тәңгәлләшүе».

Төбәкара банк советы утырышында шулай ук Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, РФ финанслар министры Антон Силуанов, РФ Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикованың катнашуы көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20