Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.03.2015

Мәскәүдә Казан рәссамнары күргәзмәсе ачыла

Киләсе атна уртасыннан Мәскәүдә Казан рәссамнары күргәзмәләре эшли башлый. Алар ТР Мәдәният министрлыгы, “Казан” милли мәдәният үзәге, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ярдәмендә гамәлдә була.

18 марттан Мәскәүнең беркатлы (наивный) сәнгать музеенда Казан рәссамы Виктор Тимофеевның “Сретение” (ул иске славян теленнән “очрашу” һәм “шатлык” дигәнне аңлата) күргәзмәсе ачыла.

19 мартта Мәскәүнең Милләтләр йортында “Этник киңлек. Гареб - Шәрык” дип аталган күргәзмә ачыла. Ул башкала халкын Казанның ике остасы – Ирек Мусин һәм Альфред Шәймарданов иҗаты белән таныштырачак, дип мэрия сайты аша хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20