Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2016

Мәскәүдә Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәчәкләр

Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны киң колачлы итеп уздырырга җыена.

Мисал өчен, Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортында Альбина Әбсәләмованың “Вечный человек” дип исемләнгән китабы презентацияләнәчәк. Басма Татарстанның фронтта булган мәдәният хезмәткәрләренә багышлана. Әлеге китапта Муса Җәлил, аның көрәштәшләре турында мәгълүмат та бар.

Анда шунда ук сәхнәдә концерт уздыру ниятләнә. Анда, танылган артистлар белән бергә, яшь башкаручылар да чыгыш ясаячак. Шул исәптән Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева һәм аның улы Михаил Метрофанов-Җәлил дә чыгыш ясар дип көтелә.

Сүз уңаеннан, әлеге сәхнәдә Муса Җәлил үзе дә чыгыш ясаган булган һәм шигырьләрен укыган. Шулай ук әдәби түгәрәк белән җитәкчелек иткән.

Бу хакта бүген "Ватанга хезмәт итү: ил бердәмлеген нагытуда тарихның роле" темасына багышланган Мәскәү ("Россия сегодня" ХМА) - Казан ("Татар-информ" МА) видеокүпере барышында тарихчы, Мәскәү татарлары җәмгыяте тикшеренүче Марат Сәфәров хәбәр итте.

“Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу - бик мөһим дата. Бездә атна саен нинди дә булса зур чара уздырыла, татар җәмгыяте бик актив эшчәнлек алып бара”, - диде Марат Сәфәров.

Шулай ук ул Муса Җәлил тормышында Мәскәүнең зур роль уйнавын, аның шагыйрь буларак нәкъ менә Мәскәүдә формалашуын да ассызыклады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20