Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

Мәскәүдә Рамазан аен каршылауга багышланган ярминкә үтте

13−14 май көннәрендә Мәскәүдә икенче тапкыр Wandi Ramadan Bazar концептуаль бәйрәм маркеты узды. Үзенчәлекле ярминкә мөселманнар өчен көтеп алынган Рамазан аен каршылауга багышланды.

Чарада бөтен Россиядән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Махачкала, Грозный), чит илләрдән (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Бөекбритания, Марокко, Сирия, Судан, Үзбәкстан) 50 дән артык компания һәм бренд катнашты. Маркет кунакларына мөселман киемнәре коллекцияләрен, табигый косметика һәм зәркән эшләнмәләре, кулдан эшләнгән аксессуарлар, бәйрәм бүләкләре җыелмасы, дизайнер открыткалары, сәнгать эшләнмәләре, китаплар һ.б. тәкъдим ителде. Күргәзмәнең үзенчәлекле товарлары арасында кулдан бизәлгән кыйммәтле ефәк тукыма, дизайнерлардан ефәк яулыклар, гарәп хушбуйлары, мисыр хрустале, керамик савыт-сабалар бар иде.

Ярминкәдә Рамазан аена ифтар өчен ризыкларлар хәстәрләп кую мөмкинлеге дә бар иде: Сәгуд Гарәбстаныннан хөрмә җимешләре, тау балы, әстерхан чикләвеге, рәхәт-лукум, гарәп татлы ризыклары китертелгән иде.

Күргәзмәдә шулай ук «Россия мәчетләре» темасына намазлыклар коллекциясе, балалар өчен мөселман тематикасына уен тупланмалары, салават күпере төсләреннән эшләнгән мусхафлар тәкъдим ителде.

Wandi Ramadan Bazar кысаларында «Солидарность» һәм «Зәкать» хәйрия фондлары килгән кунакларга Рамазан аенда узачак хәйрия программалары турында сөйләде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс