Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2015

Мәскәүдә Сабан туе оештыру күпмегә төшә?

Бәйрәмне бизәү өчен генә 1,4 млн. сум бүленгән. Әлеге суммага “Париж-Дакар” чәчәк композициясен төзергә җыеналар. 300 квадрат метр мәйданда декоратив үсемлекләрдән Эйфель башнясы, дөя һәм лама, шулай ук “КАМАЗ” машинасы макетлары төзелә.

XX гасыр башы татар йорты интерьерын тудыру 510 мең сумга төшә. Ишек алдын һәм амбарны шул чор рухында бизәүгә тагын 750 мең сум сарыф ителер дип фаразлана. Сәүдә рәтләре һәм беседка ясау өчен тиешле 400 мең сумны һәм 3 гектарлы мәйданда бәйрәмнән соң калган чүп-чарны җыештыруга китәчәк 91 мең 400 сумны да кушкач, җәмгысе шактый зур сумма җыела?!

Хәер, чаллылыларның башкалага Сабан туе бүләк итүе инде күптән традициягә әйләнде. Шулай горурлана-горурлана бәйрәмгә әзерләнгән көнебез, ди "Шәһри Чаллы".

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20