Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2016

Мәскәүдә ТР Президенты Казанда самбо буенча Европа чемпионатын оештыру һәм үткәрү турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Бөтенроссия самбо федерациясе җитәкчелеге белән очрашты. Анда Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев, ТР Самбо федерациясе президенты Иван Егоров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һ.б. катнашты.

Яклар Казанда самбо буенча Европа чемпионатын оештыру һәм үткәрү турында фикер алышты. Бу киңкүләмле спорт чарасы агымдагы елның 12-16 маенда Татарстан башкаласында узачак. Анда Европаның 40 иленнән 400 чамасы спортчы катнашуы көтелә.

Очрашуда Бөтенроссия самбо федерациясе җитәкчелеге вәкилләре белдергәнчә, хәзер самбоны спортның олимпия төрләре исемлегенә кертү буенча актив эш алып барыла. Очрашуда катнашучылар, бу карар кабул ителгән очракта, Россия һәм Татарстан спортчылары өчен перспективалар турында фикерләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20