Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2017

Мәскәүдә яшәүче үз фатирында Николай II заманына караган 145 алтын тәңкә тапкан

Мәскәүдә Павел Андреев урамындагы йорт фатирларының берсендә яшәүче хуҗабикә Николай II заманында коелган 145 алтын тәңкә тапкан.

Яшерен урындагы байлык фатирда ремонт вакытында табылган, дип хәбәр итә «Мәскәү» шәһәр яңалыклар агентлыгы.

Байлык тутырылган металл торба тәрәзә куышлыгына яшерелгән булган, диелгән хәбәрдә. Шулай ук анда барлык тәңкәләрнең 10ар сумлык икәнлеге әйтелгән.

Николай II — Россия империясенең соңгы идарәчесе. Аның тәхеткә утыруы 1896 елның маенда булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!