Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2017

Мәскәүдәге гарасатта үлүчеләрнең гаиләсенә 1 миллион сум акча бүлеп биреләчәк

Мәскәүдә кичәге гарасатта үлүчеләрнең гаиләсенә 1 миллион сум акча бүлеп бирергә җыеналар. Түләү турындагы соңгы карар бүген Хөкүмәт утырышында кабул ителәчәк. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин гарасатта зыян күргән кешеләрнең хәлен белү өчен Склифосовский институтына килгән вакытта әйтте, дип хәбәр итә «Российская газета». Бирегә давыл вакытында зыян күргән 14 кешене китергәннәр.

Мәскәүдә кичәге гарасат вакытында 11 кеше — биш хатын-кыз һәм алты ир-атның гомере өзелгән. Алар арасында 30 яшькә кадәрге өч хатын-кыз бар, дип яза ТАСС агентлыгы. Гомумән алганда, һәлак булучылар — 20−65 яшьлек кешеләр булган, ди агентлык үз чыганакларына таянып. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр саны — 170ләп кеше, диелә.

Синоптиклар әйтүенчә, соңгы 100 еллык күзәтүләрдән күренәнчә, Мәскәүдә мондый җимергеч көчкә ия гарасатның күзәтелгәне булмаган.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера