Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2017

Мәскәүдән "Спартак" һәм "Рубин" каршылыгын "Яңа Гасыр" турыдан-туры трансляциядә күрсәтә

Шимбә, 9 нчы сентябрь, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында чираттагы тур футбол уены күрсәтелә. Алдагы шимбәдә РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының 9 нчы турында Мәскәүдә җирле "Спартак" футбол клубы белән Казанның "Рубин" командасы көч сынаша.

Быелгы сезонның башын мәскәүлеләр уңышсыз башлап җибәрде. Узган елгы сезонның чемпионнарыннан бөтенләй башка сыйфаттагы уен көткән футбол экспертлары "Спартак" клубына элеккеге "начар уен синдромы" әйләнеп кайтуы турында сүз кузгата башладылар. Клубның барлык нәтиҗәләренә дә кул селтәрләр иде, тик Санкт-Петербургта үзенең төп көндәше – "Зенит" командасына 1:5 тар-мар итү исәбе белән оттыруы эшне бөтенләй тискәре якка борып җибәрде. Күпләр бу уеннан соң узган елгы чемпионның Европаның төп турниры – Чемпионнар Лигасында катнашуын бары Рәсәй данын хурлауга гына кайтып калыр дигән фикер белән килештеләр.

Корбан Бердыев җитәкчелегендәге "Рубин" командасы уеннан уенга үз көчен туплый бара. Киләсе турда Мәскәүнең "Спартак" командасы казанлыларга үз кырында җитди көндәшлек күрсәтә алырмы?

Сорауга җавапны шимбә, 9 нчы сентябрь, Мәскәүнең "Спартак" һәм Казанның "Рубин" футбол клублары арасындагы уенны карап белергә була. "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында турыдан-туры трансляция Мәскәүнең "Открытие Арена" футбол кырыннан алып барыла һәм 19:00 сәгатьтә башланып китә. "Рубин" өчен "Яңа Гасыр" телеканалы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!