Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.10.2015

Мәскәү-Казан магистрале: беренче өлеше – 2018 елда

Әлеге мәгълүмат проектны тормышка ашыру белән шөгыльләнә торган махсус эшче төркем утырышында билгеле булган. Җыелышны исә “Россия тимер юллары” компаниясе президенты Олег Белозеров уздырган.


Мәскәү-Казан арасында югары тизлектәге тимер юл төзү  проектын тормышка ашыру буенча эшче төркем күптән түгел генә булдырылды әле. Аның төп бурычы – проектны финанслауның оештыру-хокукый схемасын, структура һәм механизмнарын булдыру һәм проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту.


Шунысын билгеләп узу кирәк: югары тизлектәге тимер юлны төзүне ике фазага бүләргә уйлыйлар. Беренчесе Мәскәү-Владимир һәм Владимир-Түбән Новгород магистральләрен төзүне күздә тота. Икенче фаза исә Түбән Новгород-Чебоксар һәм Чебоксар-Казан арасындагы юлларны салудан гыйбарәт булачак.


- “Мәскәү-Казан” югары тизлектәге тимер юл магистраленең беренче өлешен төзү эшчәнлеге 2018 елда ук тәмамланырга мөмкин. Нәтиҗәдә, биредә югары тизлектәге поездларны куллана башлау күздә тотыла. Алар халыкка тест режимында хезмәт күрсәтәчәк, - дип белдергәннәр “Россия тимер юллары” компаниясенең матбугат хезмәтендә.


Шулай да, магистральне төзү турындагы тулырак мәгълүмат проект эшләре тулысынча тәмамланганнан соң гына билгеле булачак әле.


Исегезгә төшерәбез: яңа юлдан поездлар ике шәһәр – Казан белән Мәскәү арасындагы 12 сәгатьлек юлны 3,5 сәгатьтә узачак. Аларның тизлеге сәгатенә 440 чакрымга кадәр җитәргә тиеш, дип фаразлый белгечләр. Өстәвенә, җитәкчеләр халыкны әлеге транспортка билетлар үтемле бәядән сатылачак дип ышандыра. Әле алай гына да түгел, әгәр дә югары тизлектәге тимер юл магистрале төзелә калса, ул 80 мең кешене эшле итәчәк. Аннары бу тармакта якынча 30 мең кеше хезмәт куярга тиеш. Магистраль кулланылышка тапшырылгач, юл узган төбәкләрнең эчке тулаем продукты якынча 450 миллиард сум тәшкил итәр, дип көтелә.

Билгеле булганча, әлеге проектны тормышка ашыруда Кытай да катнашачак. Май аенда Россия һәм Кытай арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале төзелешен финанслау турындагы меморандумга кул куелган иде. Нәтиҗәдә, Кытай әлеге проектка 300 миллиард сумлык инвестицияләр кертергә ризалык бирде. Төзелешнең беренче этабына алар 52 миллиард сумлык ярдәм күрсәтәчәк.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20