Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2016

“Мәскәү-Казан” магистраленең Түбән Новгородка кадәрге участогы проекты экспертизага җибәрелә

“Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистраленең Түбән Новгородка кадәрге участогы проекты июльдә Дәүләт экспертизасы баш идарәсенә җибәрелә. Бу хакта “Россия тимер юллары” ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин хәбәр иткән дип яза “РЖД Партнер” мәгълүмат агентлыгы.
“Хәзерге вакытта “Мәскәү-Казан” маршруты буенча югары тизлекле тимер юлны әзерләү һәм проектлау эшләре алып барыла. Әлеге линияне проектлауны быел төгәлләү күздә тотыла, ә аның Түбән Ногородка кадәрге беренче участогын июльдә экспертизага тапшырабыз”, – дигән Александр Мишарин. 
Александр Миширан магистральне эшләтеп җибәрүнең төп уңай нәтиҗәләре турында да искәрткән. Беренчедән, уникаль тизлек – сәгатенә 350-400 км, линия озынлыгы 770 км тәшкил итә. Төзелеш һәм файдаланыш вакытында 300 меңләп эш урыны булдыру ниятләнә. Линиядән 15 ел дәвамында файдалануның гомуми файдасы исә 11 триллион сум булыр дип фаразлана. Бу бюджетка 3,5 трлн сум күләмендә өстәмә керем китерәчәк дигән сүз. Моннан тыш, “Зур Мәскәү”, “Зур Түбән Новгород”, “Зур Казан” кебек яңа агломерацияләр оештыру мөмкинлеге була. 
“Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистрале Россиянең 7 регионы – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия, Марий Эл, Татарстан республикалары аша уза. Хәзер Казаннан Мәскәүгә тимер юлда бару вакыты 14 сәгать булса, яңа магистраль төзелгәч, 3,5 сәгатьтә барып булачак. Алга таба яңа тимер юлны Екатеринбургка кадәр сузу планлаштырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20