Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.05.2015

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале Кытай Халык Республикасы акчасына төзеләчәк

Бүген Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале төзелеше буенча Россия-Кытай меморандумы имзаланырга тиеш, дип яза «КоммерсантЪ». Искәртеп үтик: төзелеш 1,07 трлн сум бәяләнә.

Россиягә Пекинның магистральне Кытай җиһазлары нигезендә төзү таләбе белән килешергә туры килде. Экспертлар бәяләвенчә, Пекин проектның үзен аклавын алай ук таләп тә итмәскә мөмкин, чөнки, иң мөһиме, машина төзелеше продукциясен сату базарын булдырды.

Бүген Россия Транспорт министрлыгы, Кытайның үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты, “Россия тимер юллары” ААҖ һәм "China Railway" РФ Президенты Владимир Путин һәм КХР рәисе Си Цзиньпин катнашында югары тизлекле магистраль төзелеше кысаларында хезмәттәшлек турында меморандум имзалаячак. Әлегә меморандумга хезмәттешлекне база өлешләре генә кертелгән, инвестиция күләме һәм якларның вазифалары, төгәл адымнарны ел ахырына кадәр килешүгә кертергә кирәк булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20