Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2017

Мәскәүнең футбол гаскәре “Рубин” белән очраша

Якшәмбе «Яңа Гасыр» каналы «Казан Арена» футбол стадионыннан турыдан-туры трансляция күрсәтә. РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының 18 нче турында җирле «Рубин» футбол клубы белән Мәскәүнең ЦСКА командасы очраша.

Яңа сезонда Мәскәү клубын «яңа-иске» тренер Виктор Гончаренко җитәкләде. Берничә сезон дәвамында Леонид Слуцкийга ярдәм иткән белгеч «Уфа» клубына баш тренер итеп билгеләнгәч, ул Башкортстан клубында бер сезон эчендә яхшы команда туплауга иреште. ЦСКА җитәкчелеге, Слуцкий Британиягә киткәч, аның урынына Виктор Гончаренконы баш тренер итеп билгеләде.

Сезон дәвамында Гончаренко Мәскәү командасының яшь уенчыларында клуб өчен өстәмә көч эзләргә мәҗбүр, чөнки җәйге трансфер тәрәзәсендә ЦСКА үз составына бер яңа уенчыны да алмады. Еш җәрәхәтләнә торган Алан Дзагоев һәм төзәлеп бетмәгән швед ярымсакчысы Понтус Вернблумга алмаш итеп баш тренер бары тик Тимур Җамалетдинов һәм Константин Кучаев кебек ЦСКА мәктәбендә тәрбияләнгән яшь футболчыларны гына карый ала. Берьюлы Чемпионнар Лигасы белән Рәсәй Чемпионатында чыгыш ясаган мәскәүлеләрне «Рубин» футболчылары җиңә алырмы?

Моны 26 нчы ноябрьдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша турыдан-туры трансляциядә «Рубин» һәм ЦСКА командалары арасындагы футбол уенын карап белергә мөмкин. Трансляция телеканалда 14:00 сәгатьтә башлана. «Рубин» өчен «Яңа Гасыр» белән бергә җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха