Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.10.2016

Мәскәү-Уфа юлы буенда куелган ретро-транспорт тупланмасында сугыш чоры автомобиле дә бар

Мамадышлы Тәлгать Мотыйгуллин совет чоры транспорты белән кызыксына. Моннан 10 ел элек шуның белән шөгыльләнә башлаган, хәзерге вакытта 30 мотоциклы, мопеды, 20 раритет автомобиле бар. Дүрт тәгәрмәчле “тимер ат”лар белән теләгән һәркем таныша ала: машиналар Мәскәү-Уфа федераль трассасы буендагы транспорт кую мәйданчыгына тезелгән. Бу хакта mamadysh-rt.ru сайтында хәбәр бар.

Мисалга, «Москвич» 1954 елда, «Волга» 1956 елда җитештерелгән, ягъни ярты гасырдан артык элек. Коллекция хуҗасы сүзләренчә, ишегалдында аларга урын җитми башлаган, ә биредә кешеләр кызыксынып карый. Аның үзе өчен иң кыйммәтле һәм кадерлесе - «ГАЗ-67». Бу җиңел машинаны ул Екатеринбургтан шактый зур суммага алып кайткан. “Бу «ГАЗ-67» Бөек Ватан сугышын узган, ә 1945 елда Җиңү парадында катнашкан. Шуңа күрә дә ул миңа бик кадерле”, - ди Тәлгать Мотыйгуллин. Аның коллекциясенә тагын 1919 елгы “Форд-Д” кушылырга тора икән.

Коллекция хуҗасы сүзләренчә, суыклар җитү белән, күргәзмәгә куелган автомобильләр гаражларга күчерелә, ә язын янә автомобильләргә мөкиббән киткәннәр хозурына куелачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20