Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.03.2015

Мөслимәләр рейдка чыгарга җыена

Чарада Казан шәһәре мөселман хатын-кызлары, дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Мөслимәләребез гаиләдә ир-атларның роле, җәмгыятьтә тоткан урыны, ата дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә тукталды. Татар-мөселман хатын-кызлары әтиләрнең, ир-атларның дәрәҗәсе гаиләдә һәм җәмгыятьтә иң югары булырга тиешлеген белдерде, ди хәбәр итә “Ярдәм” мәчетенең матбугат үзәге.

“Мөслимә” оешмасы активистлары Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Әбделганиева җитәкчелегендә чыккан Хәниф Вәлиевнең “Югары Чагадай мирасы” дигән китабын да тәкъдим итте. “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителгән “Югары Чагадай мирасы” китабы гаиләдә бала тәрбияләүдә ярдәм булып торуына басым ясалды. Шәҗәрә, васыять, иман нигезләре – хәзерге глобаль заманда татар-мөселман баласын шәхес итеп тәрбияләүдә төп рольне уйный, дип саный абыстайлар.

Мөселман хатын-кызлары шулай ук балалар бакчаларында, мәктәпләрдә хәләл ризык белән туклану, кибет, базарларда харамны хәләл дип сатучылар мәсьәләсен карады, алга таба хатын-кызлар тарафыннан рейдлар үткәрү фикеренә килде.

Утырышта Теләче районында ачылган өй шартларындагы ятимнәр йортына ярдәм итү, 4 апрельдә “Ярдәм” мәчетендә узачак “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенә балаларны әзерләү фикере хупланды.

“Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы вәкилләре җәмгыятьтә дин һәм милләтара конфликтларга юл куймаска чакырды.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20