Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2016

Муса Җәлил батырлыгы - Мәскәү - Казан видеокүпере темасы

Муса Җәлил батырлыгы - Мәскәү - Казан видеокүпере темасы  9 февральдә, 11.00дә "Ватанга хезмәт итү: ил бердәмлеген нагытуда тарихны роле" темасына Мәскәү ("Россия сегодня" ХМА) - Казан ("Татар-информ" МА) видеокүпере була.

Советлар Союзы Герое, фашист лагерьлары тоткыны, "Моабит дәфтәрләре" авторы Муса Җәлилнең тууына 110 тулу уңаеннан бөтен ил буенча татар халкының батыр улына багышланган патриотик акцияләр уза. Чарада катнашучылар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, фашистларга каршы көрәше, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм милләтара бердәмлекне ныгытуда тарихның роле турында сөйләячәк.

Мәскәүдән видеокүпердә тарихчы, Мәскәү татарлары җәмгыяте тикшеренүче Марат Сәфәров катнаша. Казан студиясендә сорауларга ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, "Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе" Советы рәисе Тимур Кадыйров җавап бирәчәк.

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга була.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20