Музыкаль һәм әдәби тапшырулар баш редакциясе республика күләмендә зур уңышка иреште

Шушы көннәрдә «Яңа Гасыр» телеканалының музыкаль һәм әдәби тапшырулар баш редакциясе җитәкчесе Зөлфия Әсәдуллина Татарстанда милләтара һәм халыклар дуслыгы мөнәсәбәтләрен иң яхшы яктырткан проектлар буенча республикакүләм бәйгедә икенче урын яулады.
«Яңа Гасыр» телеканалы вәкиленең иҗади эше «Иң яхшы телетапшыру» номинациясендә уңышлы проектлар рәтеннән дип табылды. Бәйгегә Зөлфия Әсәдуллина «Каравай» программасы циклларын тәкъдим иткән. Циклга республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең фольклор бәйрәмнәре турында телеочерклар кертелгән. Мисал өчен, рус халык авыз иҗатының «Каравон» фестивале, Уяв чуваш халкы бәйрәме («Уяв длится месяц» телеочеркы) һәм мариларның Яңа ел бәйрәме («Шорык йол пайрем» телеочеркы) цикл эчендә урын алганнар.
Зөлфия Әсәдулина белән бергә җиңүне цикл өстендә эшләгән операторлар Данил Филатов, Дониер Кенджаев һәм Александр Грюнов та бәйрәм итәләр. Музыкаль һәм әдәби тапшырулар баш редакциясен зур җиңүе белән «Яңа Гасыр» телеканалы да тәбрик итә!
Ахыргы хәбәрләр
- “Манзара”да кунакта – Зөфәр Хәйретдинов!
- ТНВда – Туган тел атналыгы!
- Казанда Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салдылар
- Р.Миңнеханов Мисыр илчесе белән мәгариф, икътисад буенча хезмәттәшлек хакында фикер алышты
- Мөслим районында язгы кыр эшләрен “Намус” агрофирмасы беренче башлап җибәрде
- Әлки районында басуларны самолетлар ярдәмендә тукландыралар
- Казанда җанатар паспортын Бауман урамындагы FAN ID үзәгендә алып була
- Казанда шимбә өмәсе 28 апрельдә уздырыла
- Француз сәяхәтчесе татарларның милли үзаңы һәм Мәрҗани турында авторлык тапшыруы әзерләгән
- Васил Шәйхразиев Нижневартовскида Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды