Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2015

Н. Никифоров: “Иманым камил: халыкның 70 процент өлешенең дәүләт хезмәтләреннән электрон форматта куллануына ирешүдә Татарстан алдынгы булачак”

Н. Никифоров: “Иманым камил: халыкның 70 процент өлешенең дәүләт хезмәтләреннән электрон форматта куллануына ирешүдә Татарстан алдынгы булачак” 2014 нче ел азагына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Россия дәүләт хезмәтләре порталында 13 млн кеше теркәлгән булган. Бу хакта бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2014 нче елга нәтиҗәләр ясау һәм 2015 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган йомгаклау коллегиясендә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров хәбәр итте.

“Татарстан елдан-ел мәгълүмат-коммуникация чараларын гамәлгә кертү һәм куллануның югары нәтиҗәләрен күрсәтә”, - дип ассызыклады федераль министр. Ул республикада үткәрелә торган IT-чемпион бәйгесен мактап телгә алды. Николай Никифоров фикеренчә, аны федераль дәрәҗәдә җәелдерү зарур. “Бу программаны Россиянең башка төбәкләренә дә тәкъдим итәм. Шул рәвешле, укучылар ата-аналарын, әби-бабайларын дәүләт хезмәтләреннән электрон юл белән файдаланырга өйрәтер иде”, - диде ул.

Министр Россия Президентының 2018 нче елга ил халкының 70 процентының дәүләт хезмәтләреннән электрон форматта куллануына ирешү турындагы бурычын искәртте. “Иманым камил: Татарстан бу күрсәткечкә ирешүдә алдынгы булачак”, - дип әйтте Н. Никифоров.

РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры ассызыклаганча, дәүләт хезмәтләрен никадәр уңайлы итсәк, алардан халык та шулкадәр күбрәк кулланачак. Ул дәүләт хезмәтләренең социаль челтәрләр кебек үк гади булырга тиешлегенә басым ясады. “Менә шуңа омтылырга кирәк”, - диде Николай Никифоров һәм ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үрнәк итеп китерде.

Федераль министр чыгышында "Россия почтасы" эшенә уңай бәя бирде. “Ел саен без халыкара посылкаларның икеләтә артуын күзәтәбез”, - диде ул.

Николай Никифоров Иннополис проектына тукталып, шунда ук яшәп, эшләп, ял итеп булуы ягыннан, шулай ук Россия эчендә хезмәт мигрантларын җәлеп итүе буенча аның уникаль проект булуын билгеләп үтте. “2016 нче елдан башлап, Иннополис елына 10 мең тирәсе хуҗалыкка артып барырга тиеш дип саныйм. 2020 нче елга 50 меңгә якын фатир һәм офисны файдалануга тапшырырга кирәк. Россиядә эшчәнлеге IT белән бәйле эре компанияләр Иннополиста үз вәкиллекләрен ачып, шәһәрнең өстенлекләреннән файдаланыр дип ышанам”, - диде министр коллегия утырышында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20