Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2017

"Нардуган" җыр һәм бию ансамбле моңланырга чакыра

Шимбә көнне «Җырлыйк әле» тапшыруында Түбән Кама шәһәренең танылган «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле катнаша. Коллектив үз эченә 400 ләп кешене туплый һәм анда балалардан алып тәҗрибәле иҗатчыларга кадәр шөгыльләнә. Зур тарихлы ансамбль үзенең иҗаты белән туган шәһәре халкын гына түгел, ә бөтен республика һәм читтә яшәгән милләттәшләрне сөендереп яши.

Һәр катнашучының үз җанатарлар төркеме уенга килеп, үз якташларына көч биреп торалар. Түбән Кама кунаклары җырлап кына калмыйча, матур итеп бии дә беләләр. Танылган ансамбль «Җырлыйк әле» тапшыруында үзенең барлык сәләтен күрсәтерме? Бу сорауга шимбә көнне «Җырлыйк әле» тапшыруының «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле белән уенын карап белерсез.

Җыр-моңга гашыйк затларның тапшыру барышында нинди күңелле уен күрсәтүләрен беренче апрель көнне «ТНВ-Планета» телеканалында 20:10 сәгатьтә, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 20:30 сәгатьтә карап белә аласыз. Җырлыйк әле, бергә җырлыйк — бергә җырлау күңелле!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций