Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

“Народный будильник” Халыкара гаилә көнен бәйрәм итә

Бүген һәркемнең иртәләре ямьле һәм нурлы, чөнки бүген — Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан «Народный будильник» иртәнге тапшыруы алып баручылары көн буена бәйрәмгә җитәрлек көч өстәп, иртәдән Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәләр.

Тапшыру барышында гаиләнең яме һәм күрке булган киләчәк ышанычлары — балалар турында әңгәмә корырлар, «Детская» сәхифәсендә балаларның авырып китүе ата-аналарга нинди кыенлыклар тудырганлыклары турында сөйләшерләр. Гаилә көне турында кызыклы мәгълүматлар белән «Народный будильник» тапшыруында таныша аласыз. Кызыклы һәм мавыктыргыч «Народный будильник» тапшыруын карарга онытмагыз.

Үзләренең якыннарын, дусларын яки кайсыбер танышларын уятырга теләүчеләрдән гаризалар тапшыру редакциясендә 8 (843) 570−50−32 телефоны аша һәм «Народный будильник» тапшыруының социаль челтәрдәге рәсми битендә (vk.com/budilnik.tnvtv) кабул ителә.

Иртәнге тапшыруда тагын нинди кызыклар буласын һәр иртәдә «Народный будильник» тапшыруын карап белә аласыз. «Народный будильник» — һәр иртәдә безнең белән уяныгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера