Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2017

Назарбаев янәдән Казахстан яшьләренә кара яулыкларыннан баш тартырга киңәш иткән

«Мин яшьләрне кисәтәм: без казахларга хас булмаган кара яулыклар белән капланырга, чит атрибутларны монда китерергә, үзебезне артка сөйрәргә тиеш түгелбез», дип җиткергән Н. Назарбаев Астанада чәршәмбе көнне Казахстан халыкларының 25нче Ассамблеясы сессиясендә. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Башны артка борып алга барырга ярамый. Теләсә-нинди ташка абынып, башсыз калырга мөмкинсең. Ягъни, бүгенге көнгә туры килми торган бөтен нәрсәдән баш тартырга, үзебездә булган стереотиплардан баш тартырга тиешбез», — дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.

Моңа кадәр Н. Назарбаев Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашуда яшьләрнең дини өлкәдә белемнәре булмауга игътибарны юнәлткән иде.

«Дин өлкәсендә хәбәрдар булмаудан безнең яшьләр сакал җибәрә, чалбар балакларын кисә. Кара киемгә чорналган Казахстан кызлары саны арта бара. Бу безнең халыкка да, традицияләргә дә туры килми. Тыюларны закон дәрәҗәсендә эшләү мөһим. Казахлар матәм вакытында гына кара кием кигәннәр», дигән иде ул вакытта дәүләт башлыгы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!