Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.11.2017

Нечкә билле Зиләйлүкнең җырларына соклану мизгеле

Пәнҗешәмбе кичендә «ТНВ-Планета» телеканалы Рәсәйнең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина турында «Нечкә билле Зиләйлүкнең җырлары» дип исемләнгән махсус телеочерк күрсәтә.

Зилә Сөнгатуллина — М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор.

Сөнгатуллина Зилә Даян кызы Башкортстанның Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында туа. Бабасы Мәхмүт Еникеев һәм атасы Даян Еникеев шул якларда укытучылык итәләр. Кечкенә Зиләнең балачагы Нәсибаш авылында уза. 1973 нче елда җырчы Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1983 нче елдан Казан дәүләт консерваториясендә соло җырын укыта. 1998 нче елдан Зилә Сөнгатуллина профессор исемен ала, шул ук елдан кафедра мөдире итеп билгеләнә.

1973 нче елдан Зилә Сөнгатуллина Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисткасы. Ул кырыктан артык рус, татар һәм чит ил композиторларының операларында төп рольләрне башкара. Җырчы 1980 нче елда Татарстан Республикасының халык артисты исеменә лаек була.

1984 нче елда опера җырчысы Сөнгатуллина Зилә Даян кызы — «Кара йөзләр» операсында Галимә партиясен башкарганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була. 1995 нче елда Зилә Сөнгатуллина Рәсәй Федерациясенең халык артисты исемен ала.

Зилә Сөнгатуллина күп бәйгеләрдә жюри буларак катнаша. Аның Глинка исемендәге Рәсәйкүләм конкурста, Рөстәм Яхин исемендәге халыкара җырчылар конкурсында, «Йолдызлык» бәйгесендә жюри әгъзасы, ә Салих Сәйдәшев исемендәге региональ җырчылар конкурсында һәм Илһам Шакиров исемендәге халыкара татар җыры башкаручылары бәйгесендә җюри рәисе булганы бар.

Пәнҗешәмбе, 23 нче ноябрь, «Нечкә билле Зиләйлүкнең җырлары» телеочеркын «ТНВ-Планета» телеканалында 12:20 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!