Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2016

Нефть чыгару күләме арту фонында нефтькә бәя төшкән

 Дөньяда чимал җитештерү арту һәм АКШ базарында ягулык запаслары арту турындагы мәгълүматлар фонында бүген иртән нефть бәясе төшә, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.

ОПЕК иллләре март аенда җитештерү күләмен 64 мең баррельгә - бер көнгә 33,09 млн баррельгә кадәр арттырган. Искәртеп узабыз: чәршәмбе көнне АКШ базарында ягулык запаслары чираттагы рекордлы дәрәҗәгә кадәр арту турындагы мәгълүматлар дөнья күрде.

Мәскәү вакыты белән иртәнге 8.00гә Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркасы фьючерслары котировкасы 1,3 процентка - барреле 39,8 долларга кадәр төшкән. Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында "WTI" маркасына май аена контрактлар бәясе 1,4 процентка - барреле 37,8 долларга кадәр кимегән, дип яза "Интерфакс".  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20