Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.02.2016

Нефть янә арзанайган

Нефть җитештерүче илләр аны табуны киметергә ниятләми, әмма Согуд Гәрабстаны табу дәрәҗәсен азайту турына сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Согуд Гәрабстанының нефть министры Али әл-Наими белдергән.

Бу мәгълүматтан соң чәршәмбе көнне нефть бәясе 2 процентка арзанайган, Brent барреле 32 доллардан да кимрәккә сатылган. Көн саен базарга 1 млн баррель артык нефть чыга дип санала.

Bloomberg агентлыгы хәбәр иткәнчә, Лондонның ICE Futures биржасында Brent маркасына апрель фьючерслары бүген иртән 1,2 процентка  - барреле 32,87 долларга кадәр кимегән. Нью-Йорк товар биржасында (NYMEX) WTI нефтенә март фьючерслары 2,1 процентка - барреле 31,19 долларга кадәр арзанайган.

РФ Энергетика министры Александр Новак элегрәк нефть табуны туктатып тору буенча сөйләшүләр 1 мартка кадәр тәмамланырга мөмкин дип белдергән иде, дип яза "Интерфакс".  


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20