Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2017

"Нефтехимик" хоккейчылары Казахстан Президенты кубогы ярышларында уңышлы чыгыш ясый

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы Казахстан Президенты кубогына сезон алды турнирында икенче уен рәттән җиңүгә иреште. Андрей Назаров шәкертләре турнирның икенче уенында боз хуҗалары — «Барыс» командасыннан өстен чыкты. Исәп — 2:1.

Казахстан Президенты кубогы өчен 6 команда — «Барыс», «Нефтехимик», «Авангард», «Адмирал», «Трактор» һәм Швейцариянең «Давос» клубы көч сынаша. Турнирның беренче уенында «Нефтехимик» хоккейчылары овертаймда «Трактор» командасыннан өстен чыккан иде. Ике турдан соң «Нефтехимик» турнир таблицасында беренче урында бара.

Бүген Түбән Кама хоккейчылары «Давос» командасы белән очраша.

Хоккей. Казахстан Президенты кубогы. «Барыс» (Астана, Казахстан) — «Нефтехимик» (Түбән Кама) — 1:2 (0:0, 1:2, 0:0). Голлар: Старченко (39) — Нестрашил (Порядин, 24), Авцин (Нестрашил, 38).

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин