Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2016

Нефтькә бәяләр өч көн төшүдән соң күтәрелде

Нефтькә бәяләр өч көн төшүдән соң күтәрелде.
Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркалы нефтенә апрель фьючерслары котировкасы барреле 0,6 процентка - 33,08 долларга кадәр артты, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.
Нью-йорк товар биржасында (NYMEX) электрон сәүдәдә мартка "WTI" маркалысына килешүләр бәясе 1,4 процентка - барреленә 30,1 долларга күтәрелде.
Аналитиклар, соңгы статистика АКШ һәм Кытайда ягулыкка ихтыяҗ белән бәйле вазгыять начарлануын дәлилли, дип саный. Шулай итеп, АКШ та нефть продуктларына ихтыяҗ гыйнварда 3,9 процентка төшкән. Декабрьдә Кытайда ихтыяҗ тотрыклы булган, әмма чагыштырмача түбән дәрәҗәдә. Мондый күрсәткечләр нигезендә нефтькә бәяләр арту дәвам итүе икеле, дип белдерә «Интерфакс».

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20