Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2016

Нефтьнең бәясе төшә

АКШ та ягулык запаслары турындагы мәгълүмат чыкканны көткәндә, (ул янә үсеш турында булыр дип көтелә), нефть бәясе төшә башлады, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.
Инвесторлар дөньяда нефтьне җитештерү яңадан дәвам итү өчен борчыла һәм әйдәп баручы җитештерүчеләр тарафыннан чимал табышы туктатылса базар тотрыклана дигән раслаулар көтә.
Кичә «Financial Times» хәбәр иткәнчә, Иран нефть табучы илләрнең коллектив гамәлләренә кушылырга теләмәгән очракта да, Согуд Гарәбстаны нефть табышын туктату турында карар кабул итәргә әзер.
Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркалы нефтькә май фьючерслары Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатькә 1 процентка - барреле 41,35 долларга кадәр кимегән.
Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында "WTI" нефтенә апрель фьючерслары әлеге вакытка 1,25 процентка кимегән, барреле 40,93 долларга җиткән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20