Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
13.10.2017

Нева буе бозында Казан хоккейчылары чыгыш ясый

Якшәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы Санкт-Петербург шәһәреннән язма хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә җирле СКА командасы белән Казанның «Ак Барс» хоккей клубы көч сынаша.

Төньяк башкала командасы — узган елгы чемпионатның җиңүчесе һәм 2017 нче елгы Гагарин Кубогы иясе. Быелгы сезонда СКА командасы чемпионатның күп рекордларын кабатлап кына калмыйча, аларны зур күрсәткечләр белән яңартып бара. Сүз дә юк, КХЛ чемпионатының унынчы сезонында да Нева командасы лиганың төп фавориты булып тора. Юкка гына күп хоккей белгечләре СКА клубына күптән океанның аръягына чыгып, Милли Хоккей Лигасына кушылырга вакыт дип шаяртмыйлар. Хоккей экспертлары билгеләвенчә, СКА өчен КХЛ чемпионатында көндәшләр елдан-ел кими бара. Эшләрнең мондый юнәлеш алуы «Ак Барс» өчен якшәмбе сәфәрен хәйран катлаулыга әверелдерә. Чемпионатның нибары 18 у.е.ныннан соң, Санкт-Петербург командасы гомуми исәптә икенче урында барган казанлылардан 14 очкога өстен тора. Җиңү исәпләренең күбесе тар-мар итүләргә кайтып калганын исәпкә алсак, Дацюк һәм Ковальчук командасына бүгеннән үк регуляр чемпионатның беренче баскычын ышанып тапшырырга мөмкин.

Чемпионнар составында татар хоккейчысы, «Ак Барс» тәрбияләгән сакчы Динар Хафизуллин чыгыш ясый. 2014 нче елгы сезонда Нева буе каласына «Витязь» хоккей клубыннан күчкән татар хоккейчысы бүгенге көндә СКА составында ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе исәпләнә һәм команданың алдынгы сакчылары исемлегендә лаеклы урынын били. Зур әзерлекле СКА командасы белән чит бозда «Ак Барс» нинди нәтиҗәгә уйный алыр?

Сорауга җаваны якшәмбе, 15 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында СКА һәм «Ак Барс» командалары арасындагы уенны карап белергә була. Хоккей трансляциясенең язмасы «Яңа Гасыр» каналында 23:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!