Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2017

Ничек миллионер булырга кирәклеген шимбә көнне әйтәләр

Шимбә «Яңа Гасыр» каналы Мансур Гыйләҗевнең «Ничек миллионер булырга?» әсәре буенча Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан сәхнәгә куелган музыкаль комедияне күрсәтә.

Вакыйгалар үзәгенә ничек итеп миллионер булу вакыйгасын кызыклы вакыйгалар аша тәфсилләп аңлаткан музыкаль комедия Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсенә премьера буларак 2009 нчы елның апрель аенда күтәрелә. Комедияне сәхнәгә куючы режиссер — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, сәхнә әсәренең композиторы булып Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов тора.

Спектакльдә Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин белән Татарстанның халык артисты Фәнәвил Галиев тә катнашалар. Билгеле булганча, мондый театр артистлары катнашкан спектакль бары яхшы гына була ала. Музыкаль комедия үзәгенә алынган сорауга спектакль геройлары җавап таба алырлармы?

Сорауга җавапны сез дә белә аласыз. Шимбә, 7 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ничек миллионер булырга?» музыкаль комедиясен карарга онытмагыз. Спектакль «Яңа Гасыр» каналында 13:30 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера