Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2017

Никах килешүе кагыйдәләрен "Таяну ноктасы" ачыклый

Бүген, 3 нче июль, «Таяну ноктасы» тапшыруы никах килешүләре турында әңгәмә кора. Халык телендә «брачный контракт» төшенчәсе буларак кереп калган килешүләр хәзерге вакытта һәрчак игътибар үзәгенә алына.

Тормышта төрле хәлләр була ала һәм кайбер вакытта күп кеше өчен үрнәк булырдай гаиләләр дә таркала. Әлбәттә, аерылышу бер дә күңелле нәрсә түгел. Балалар кем белән яшәячәк, бергәләп алынган мал-мөлкәтне ничек бүләргә дигән сораулар әле күптән түгел генә бәхетле яшәгән ир белән хатынның мөнәсәбәтләрен тагын да ныграк боза. Шундый хәлгә калмас өчен, бүген яшь парлар никах килешүе (брачный договор) төзи.

Гаилә кодексының әлеге бүлеге турында белмәгән кеше юктыр. Әмма шуңа да карамастан, ул озак еллар дәвамында гаиләләрнең игътибарыннан читтә кала бирде. Хәзерге парлар мондый төр килешүләргә ничек карый һәм алар арасында һәрвакыт уңай мөнәсәбәтләр генә сакланамы?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 3 нче июль, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!