Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2016

Николаев экипажы «Дакар-2016» раллиеның сигезенче этабы нәтиҗәләре буенча икенче урынга күтәрелде

 Бер көн ялдан соң «Дакар-2016» раллиеның сигезенче этабы тәмамланды. Йөк машиналары беренче тапкыр комлы участокта булды һәм 353 км махсус участокны узды.
Жерар де Рой идарәсендәге Голландия экипажы беренче булып килде, икенче – «КАМАЗ-Мастер» Россия командасының Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипажы, өченче – Андрей Каргинов идарәсендәге экипаж.
Бишенче булып Дмитрий Сотников идарәсендәге техник ярдәм экипажы килде, Айрат Мәрдиев экипажы – сигезенче.
Узыш нәтиҗәләре буенча йөк машиналары зачетында лидер алмашынды, ул – танылган Жерар де Рой. Эдуард Николаев җитәкчелегендәге Россия экипажы дүртенче урыннан икенчегә менде. Өченче – Петер Верслиус идарәсендәге Голландия экипажы, ул узган этаплар нәтиҗәләре буенча ул беренче иде.
Мәрдиев экипажы 8 этап нәтиҗәләре буенча өченче урыннан 5 урынга калды, Каргинов экипажы 8 урында, Сотников экипажы – 9 нчы. Искәртеп үтик, экипажларның финишка килү вакытлары буенча урыннар үзгәрергә мөмкин.
Бүген раллиның тугызынчы этабы Белен – Белен боҗра маршруты буенча узачак, махсус участок озынлыгы – 285 км.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20