Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.08.2015

Николай Валуев: “Казан — спортны җәлеп итү үзәге ул”

Николай Валуев: “Казан — спортны җәлеп итү үзәге ул”Казан — спортны җәлеп итү үзәге ул. Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатның ХХХIII дөньякүләм финалын уздыруга багышланган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт депутаты, чемпионатның жюри әгъзасы Николай Валуев шундый фикер җиткерде. Матбугат конференциясе исә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылды, аны агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.

“Казан − искиткеч шәһәр. Ул спорт ягыннан гына түгел, мәдәният, конфессияара үзара уңай мөнәсәбәттә булуы, кешеләрнең тыныч яшәве белән үрнәк. Шуның өчен мин Казанны яратам, - диде Николай Валуев. – Тагын мин каланы аның матурлыгы, шәһәр төзелеше ягыннан яратам. Универсиада вакытында беренче имтиханны да без биредә тоттык. Мин ул вакытта Казанда булдым һәм оештыру масштабына шаккаттым. Универсиададан соң Казанның дөньякүләм чараларны үткәрә алачагына шигем юк”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, спортчы Казанда елга 2-3 тапкыр була, республикада исә тагын да ешрак. “Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионаты финалында мин, кино сәнгате белән генә баеп калмыйча, су спорты төрләре дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясе буенча дөнья чемпионатында да булачакмын. Бүген төнлә Казанга гаиләм дә киләчәк. Алар да, минем кебек, уңай кичерешләр алыр дип ышанам”, - диде спортчы.

Искәртеп узабыз: бүген ачылачак Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дәньякүләм финалына Николай Валуев жюри әгъзасы буларак чакырулы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20