Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.10.2017

Нобатколый Рәҗәпов: "Әгәр тере булса төрекмәннең теле - киләчәгем тере"

1991 елның 27 октябрендә Төрекмән Совет Социалистик республикасы «Бәйсезлек һәм дәүләт төзелеше нигезләре» дигән Конституция законы кабул итә. Әлеге канун нигезендә Төрекмәнстан бәйсез демократик дәүләт дип игълан ителә. Бу хакта calendar.ru истәлекле көннәр календаре сайты хәбәр итә.

Бәйсезлек көне — төрекмәнчә әйткәндә, Garaşsyzlyk baýramy — әлеге республикада иң төп бәйрәмнәрнең берсе булып санала.
Бәйсезлек алганнан соң Төрекмәнстан икътисады үз үсешен гаять авыр шартларда дәвам итә. Дистәләрчә еллар СССР составында булган республика табигый байлыкларны үзләштерүгә йөз тотып яши. Шул ук вакытта ул читтән кергән товарлар хисабына көн күргән була.

Төрекмәнстан — күпмилләтле республика. Монда 40 тан артык миләт вәкиле исәпләнә. Шуларның 78,6 проценты — төп халык — төрекмәннәр. Үзбәкләр барлык халыкның - 9,4 процентын, руслар 3,2 процентын тәшкил итә, дип билгеләнә. Республикада шулай ук казахлар, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, украиннар, татарлар да яши. Моңа бәйле рәвештә Төрекмәнстан Республикасының бәйсезлеге көне — ул монда яшәүче һәр милләт кешесенең дә уртак бәйрәме.

Төп чаралар Ашхабад шәһәрендә уздырылачак. Программада, барлык зур бәйрәмнәргә хас булганча, хәрби парад, фейерверк, концерт программалары халыкның күңел ачуы белән үрелеп барачак.

12 декабрьдә Төрекмәнстан тагын бер дәүләт бәйрәмен — Төрекмәнстан мөстәкыйльлеге — нейтралитет көнен билгеләп үтәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин