Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2017

Новосибирскида яшәүче берәү лотереяда 300 миллион сум акча откан

Новосибирскида яшәүче берәү «Гослото «4 из 20» лотереясының супер призына лаек булган. Билет таратучы компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, отыш — 300 миллион сум, дип яза «Российская газета». Бәхетле билет хуҗасына 100 сумга гына төшкән.

Әлеге лотерея тарихында мондый зур суммадагы приз әле беренче тапкыр гына уйнатылган. Әмма Россиядә моннан зуррак суммада акча отучылар да булгалады инде. Әле тугыз көн элек кенә Сочида яшәүче берәү «Гослото 6 из 45» лотереясында бәхетен сынап карап, 364 миллион сум акча откан иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!