Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.03.2016

Нурлат муниципаль районы паркларында кошлар өчен җимлекләр эленә

Нурлат муниципаль районы паркларында кошлар өчен җимлекләр эленә. Аларны Нурлатның 3 нче урта мәктәбенең экология түгәрәге әгъзалары әзерли һәм ул “Нурлат урманчылыгы” ДКУ мәктәп урманчылыгы эшендә базалы булып санала, диелә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Җимлекләрне ел саен эләләр, һәм табигать сакчылары, даими рәвештә, аларда җим булуын күзәтеп тора. Мәктәп бакчасында чыпчыкларның һәм песнәкләрнең шатлыклы авазлары кошлар ашханәсенә очып килүче чәүкәләрнең һәм каргаларның усал һөҗүме белән алмашына. Быел Халыклар дуслыгы паркы өчен дә җимлекләр ясау карары кабул ителде. 6 нчы "б" сыйныфында укучы Алсу Маняпова белән Розалия Камалетдинованың һәм 8 нче "б" сыйныфында укучы Эльмира Төхвәтуллинаның җимлекләрен балалар иң яхшылары дип таныды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20