Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2015

Нурлатта Җиңү парадына әзерлек эшләре башланды, 77 ветеран медальләр белән бүләкләнәчәк

“Родные лица Победы” проекты кысаларында Нурлат районының 11 Бөек Ватан сугышы ветераны турында фотокитап нәшер итү планлаштырыла.

21 февральдән исә районда яшәүче 77 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалидларны юбилей медальләре белән тәбрикләү эше башланачак. Чараның беренчесе Казанда узачак, ә аннан бүләкләр тапшыру район күләмендә планлаштырыла. “Кадерле ветераныбыз” акциясе кысаларында районда хастаханәләрендә ветераннар өчен бар уңайлыклары булган 2 кешелек 5 махсус палата булдырылган.
Юбилейга әзерлек эшләре районның һәр социаль тармагында да алып барыла. Җиңү парадына әзерлек эшләре башланды, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20