Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2015

Нурлатта "Уяв" IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәме уза

Нурлатта "Уяв" IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте  бәйрәме уза   Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Нурлат шәһәрендә "Уяв" IX бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте  бәйрәмендә катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Юрий Попов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар бар иде.

Кунакларны җырлы-биюле тамаша белән республиканың төрле районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән Нурлатка килгән чуваш вәкилләре каршы алды. Рөстәм Миңнеханов милли хуҗалык ишегалларын карады һәм халык һөнәрләре эшләнмәләре белән танышты.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Уяв"– татарстанлылар өчен уртак бәйрәм. Аның нәтиҗәсендә чуваш халкы йолалары белән танышырга мөмкин, дип саный ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. "Һәр халыкның үз мәдәниятен, үз телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуы мөһим. Бәйрәмнәрсез без илебездәге мәдәни байлыгыбызны югалтырга мөмкинбез", - диде ул

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оешуын билгеләп үтте һәм Нурлат районына килгән иҗат коллективларына рәхмәт белдерде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов милли мәдәниятне саклауга аеруча күп өлеш керткәннәргә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чувашстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән кунакларны бәйрәм белән ЧР Дәүләт Советы Рәисе Юрий Попов котлады. Ул хәбәр иткәнчә, Нурлатта ул "Уяв" бәйрәмендә 2014 елда булган һәм Татарстанда чуваш халкы традицияләренә күрсәткән игътибардан бик канәгать калган.

Бәйрәм Россиядә иң яхшы чуваш милли иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Гадәттәгечә, шәһәрдә бәйрәм чаралары кичкә кадәр барачак.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20