Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.04.2015

Оешмалар энергияне ничек саклый?

1-3 апрель көннәрендә Казанда “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” XV Халыкара симпозиумы уза. Аның белән беррәттән XVI “Энергетика. Ресурсларны саклау” 16 Халыкара махсуслашкан күргәзмә дә үтә. Әйтергә кирәк, әлеге чара Россия һәм БДБ илләрендә энергетика тематикасы буенча әйдәп баручылардан санала.


Чара экспозициясендә энергияне саклау, аның нәтиҗәлелеген арттыру белән шөгыльләнә торган Россия һәм чит илләрдән 134 ширкәт катнаша. Алар, үз чиратында, энергия саклауның заманча технология, җиһаз, инновацияләрен тәкъдим итә. Моннан тыш бүген Казан дәүләт энергетика университетында “Данфос” җәмгыятене фәнни-техник һәм консультация үзәге ачылды. Былтыргы шундый чара Күргәзмә һәм ярминкә Россия берләшмәсе рейтингы нәтиҗәләре буенча Россиякүләм дәрәҗәдә өченче урын алган.
 
Күргәзмә белән Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Дәүләт Думасы, Энергетика министрлыгы вәкилләре танышты.

- Әлеге күргәзмәгә республика хакимияте, эшмәкәрләр, Россиянең Энергетика министрлыгы ярдәм күрсәтә. Бүген бизнес өчен генә түгел, бюджет өлкәсе өчен дә энергия ресурларын саклау программасын булдыру кирәк, – дип ачты әлеге күргәзмәне Рөстәм Миңнеханов.

Чарада Һиндстанның 1998 елда нигез салынган Panam Engineers ширкәте дә катнашты. Ул сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен автоматизация чараларын тәкъдим итә. Россия белән Һиндстан инде 1970 еллардан бирле хезмәттәшлек итә. Замана үзгәрә, дуслык элеккечә кала бирә, дип ассызыклады бу ил вәкилләре.



Катнашучыларның күбесе хәзерге вакытта үзебезнең илдә җитештерелгән продукцияне куллана ләбаса. Ләкин нефть сәнәгатендә төп проблемаларның берсе булып энергия чыгымнары су белән кирәгеннән артык тәэмин ителгәнлек аркасында килеп чыга.

- Энергияне саклау өлкәсендә башка проблемалар да юк түгел икән. “Без электр щитлары ясыйбыз. Электр энергиясе бик кыйммәт. Безнең проблемабыз – шушы, – дип ассызыклады Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендәге “Энергопрогресс”фирмасы генераль директоры.
 
Күргәзмәдә оешмалар яңа технологияләре белән дә уртаклашты. “Сетевая компания” ширкәте кулланучыларга хезмәт күрсәтү дирекциясе директоры Марат Миннебаев белдергәнчә, быел аларның оешмасы кулланучыларга хезмәт күрсәтү буенча биш яңа офис пәйда булган. Ел ахырына кадәр республиканың бөтен районнарында мондый офис ачу планлаштырыла икән. Интернет кабул итү бүлмәсендә дә гаризалар калдырырга мөмкин.

Белгәнебезчә, Татарстанда 2015 елда Парк һәм скверлар елы буларак игълан ителде. Шул сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов та әлеге мәсьәләгә игътибар итми калмады. Оренбург өлкәсендәге “Про Оренбург” ширкәте яктырту җайланмаларын җитештерү белән шөгыльләнә икән. Аның хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, алар теләсә нинди авырлыктагы лампа, фонарьлар ясый ала.

Татарстанның Премьер-министры урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәзерге вакытта энергия ресурсларын саклау мәсьәләсендә дүртенче программа тормышка ашырылуын җиткерде.

- 2014 ел нәтиҗәләре нәтиҗәләре буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты 1 триллион 600 миллиард сумны тәшкил итте. 2007 ел белән чагыштырганда, ул 25 процентка арткан. Ә электр энергиясе, суны куллану, киресенчә, 23 процентка кимегән. Бүген республиканың конкурентлык ягын үстерү буенча энергия ресурсларын саклау мөһим мәсьәлә булып тора, – дип белдерде ул журналистларга.

Безнең республика энергетика өлкәсендә дә Россиянең башка субъектларына беренчелекне бирми. Россиянең Энергетика министрлыгы Энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру департаменты директоры Александр Митрейкин да моны кат-кат ассызыклады. 2010-2013 елла дәвамында Россиядә икътисадның энергия сыйдырышлылыгы 34 процентка кимегән. 2020 елга кадәр бюджет өлкәсендәге энергия сыйдырышлылык 16 процентка кимергә мөмкин икән.

- 2011-2014 елларда Татарстан республикасы конкурс нигезендә 1,5 миллиард сумнан артык күләмдә субсидияләр алып барган. Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, субсидияләрне үз вакытында максатчан куллануда беренче урыннарны били. Гадәттә, башка субъектлар исә бу эшне озакка суза икән. Бәлки бу мактау кебек тоеладыр. Әмма Татарстан мондый мактауга лаек, – диде Александр Митрейкин.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20