Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2017

Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлый

Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

«Быелгы контракт буенча без бу Ми-2 вертолетын республиканың төньяк-көнчыгышы өчен дә кулланачакбыз. Әлегә Казандагы “Ансат” вертолеты белән эшлибез. Хәзер очуга булган күрсәтмәләрне киңәйтәбез. Моңа юл-транспорт һәлакәте генә түгел, тормышка куркыныч янаган башка төрле хәлләр – инсульт та, инфаркт та керә», – дип белдере Вафин.

Һава судносына «Вектор» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк, 27 очышка килешү имзаланган.

«Октябрь ахырына кадәр вертолет мәйданчыгын төзергә өлгерсәләр, без Яр Чаллының 34 нче комплексындагы мәйданчыкта урнашачакбыз», – дип сөйләде авиакомпаниянең төбәк вәкиле Юрий Стригин.

Шулай ук Ми-2 вертолетын автошәһәрдән 60 чакрым ераклыктагы «Сарман» аэродромында урнаштыру турында да фикер йөртәләр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20