Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2016

Олимпия чемпионнары өчен премияләрне Татарстан күтәргән, Россия – юк

5-21 августта Рио-де-Жанейрода старт алачак XXXI җәйге Олимпия уеннарында җиңү яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге ачыкланды. Әлеге сумма ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә билгеләнә.

Татарстан спортчылары һәм тренерларына дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы документта әйтелгәнчә, Олимпиада һәм Паралимпиада җиңүчеләренә – 4 миллион, көмеш медаль ияләренә – 2,5 миллион, ә бронза медаль яулаучыларга 1,7 миллион сум акча түләнәчәк. Тренерларга шул сумманың 50 проценты күләмендәге премия биреләчәк.

Әйтергә кирәк, стимул күләме узган Олимпия уеннары белән чагыштырганда, шактый арткан. Чагыштыру өчен: 2012 елда Лондондагы Уеннардан соң Татарстан спортчыларына 3,3 млн., 2 млн. һәм 1,3 млн. сум түләнгән иде. Тренерларына шул сумманың 50 проценты күләмендә акча бирелде.

Быелгы җәйге Олимпиадада Татарстан данын 16 спортчы яклаячагы хакында хәбәр ителгән иде. Әмма исемлектән волейболчылар Евгения Старцева һәм Виктор Полетаев төшеп калды. Россия спортчыларына карата Халыкара Олимпия комитеты кабул иткән карарда алдагы елларда допинг белән бәйле шау-шуларга тарыган спортчыларны бу ярышларга кертмәскә дигән пункт буенча Уеннарда велоузышчы Илнур Закаринның катнашмау мөмкинлеге бар.

4+4=8: Татарстан чемпионнарына баю мөмкинлеге

Әгәр дә Олимпия уеннарында чемпион калсалар, Татарстан спортчылары 4 кенә түгел, бәлки 8 миллион сум күләмендә акча алачак. Тагын 4 миллионны Россия хөкүмәте түлиячәк. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев ел башында ук имзалаган иде. Көмеш һәм бронза медальләр суммасы да Татарстанныкы белән тәңгәл.

Шунысы кызык, ил җитәкчелеге быел спортчыларга артык юмарт булырга җыенмый булып чыга. Кайбер фактларга гына игътибар итик. 2012 елдагы Лондон Олимпиадасында да, 2014 елгы Сочидагы кышкы Олимпия уеннарында да җиңүчеләр алган акчалата бүләк нәкъ быелгы күләмдә булган. Тотрыклылык, күркәм күренеш, әлбәттә. Спорт нәтиҗәләре дә шундый ук булса бигрәк тә. Икътисадта индексация, инфляция дигән төшенчәләр дә барлыгын онытсаң, быел ил данын күтәрүче спортчыларны моннан дүрт ел элек шундый ук уңышка ирешүчеләр белән чагыштырганда, бик начар бәяләнәчәк булып чыга. Лондон Олимпиадасы вакытында доллар да 30 сум тирәсе тора иде.

Спортчыларга дәүләт кредит түли?

Ә башка илләрдә хәлләр ничегрәк тора икән? Башлап Россия командасының медальләр зачетында төп көндәшләренә күз салыйк. Америка Кушма Штатларында спортчы алтын медаль яуласа, аның уңышы 25 мең доллар (бүгенге курс белән исәпләгәндә, 1 млн 750 мең сум) белән бәяләнә. Бездә приз фонды артмаса да, америкалыларныкы барыбер безнекеләрнекеннән күпкә азрак булып чыга (Татарстанның 4 миллион сумын да кушсаң, АКШ спортчылары бөтенләй ярлы булып кала икән бит). Кытайда күбрәк түлиләр – 31,4 мең доллар (2 млн 70 мең сум). Шулай ук безнекеннән азрак. Төп көндәшләребездән иң аз сумманы Германиядә түлиләр: чемпионнарга биредә 19,5 мең доллар (1 млн 286 мең) каралган. Җиңел атлетикада җиңүләр яулаячак Бөекбритания кала бит әле. Аларда бүләк суммасы күбрәк дип уйласагыз, ялгышасыз. Һәм бик нык ялгышасыз. Британия спортчыларына акчалата премияләр тапшыру... бөтенләй каралмаган икән.

Дөрес, бу очракта чит ил спортчыларының акчаны күбрәк рекламадан эшләгәнен дә онытырга ярамый. Өс киеме, башлыгы, күзлеге, эчә торган суы, сөлгесе, әле шуларны телевидениедән дә тәкъдим итсә, Олимпия чемпионнары шактый баю мөмкинлегенә ия. Юкка гына Мария Шәрәповалар чит илләрдә яшәп, чит ил фирмаларын рекламалый дисезме әллә...

Ә менә алдагы илләр һәм саннар тагын да шаккаттырырлык. Болары инде күктән алынган биниһая зур суммалар. Беренче урында Әзәрбәйҗан бара. Биредә Олимпия чемпионнарына 510 (!) мең доллар (33 млн 634 мең сум) түләргә җыеналар. Ягъни Россиянеке белән чагыштырганда ун тапкырга диярлек артыграк. Икенче урында – Таиланд (314 мең доллар) (20 млн 708 мең сум), өченчедә - Филиппин (237 мең доллар) (15 млн 630 мең сум). Шунысы да игътибарга лаек: соңгы ике дәүләт спортчыларга бу сумманы берьюлы бирми икән. Әлеге акчалар җиңүчегә 20 ел дәвамында ай саен биреп барыла. Үзенә күрә, спортчыларга дәүләт кредит түли булып чыга. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20