Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.04.2015

Олылар өчен “Ханума” курчак спектакле тамашачы хөкеменә тәкъдим ителде

Олылар өчен “Ханума” курчак спектакле тамашачы хөкеменә тәкъдим ителде  1 нче апрель – Көлке көнендә, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры тамашачыга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Авксентий Цагарели пьесасы буенча сәхнәләштерелгән“Ханума” спектаклен тамашачы бик җылы кабул итте. Премьера рәсми төстә театрда иртәгәдән үк күрсәтелә башлаячак.

Олылар аудиториясенә йөз тоткан әлеге музыкаль комедия 2 сәгатькә якын вакыт дәвам итте. Спектакль ТР Театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә сәхнәгә куелган. Аны өч ай дәвамында әзерләү барышында ТР Халыклар дуслыгы йорты каршындагы грузин диаспорасы булышлык күрсәткән.

Әйтергә кирәк, музыкаль комедиядә грузин халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, хәйләкәрлеге һәм башка сыйфатлары да искиткеч зур осталык белән җиткерелде. Артистлар тамашачыны тулысынча шул дөньяга алып кереп китә. Актерлар курчаклар белән генә идарә итеп калмады, ә үзләре үк җырлап, дәртле биюләр башкарып, тамашачы күңелен әсир итте. Өстәвенә, алар берьюлы берничә тавышка да җырлады.

Яучы карчык Ханума ролен Татарстанның халык артисткасы, “Тантана” театр премиясе лауреаты Наталия Егорова уйнады. Ә яшь һәм чибәр хатынга кызыгып, аны акчага сатып алмакчы булган кенәз Вано Пантиашвилины шулай ук “Тантана” театр премиясе лауреаты Дилүс Хуҗәхмәтов башкарды. Алар мимикасы, тавышы белән тулысынча үз каһарманнарының асылын ачып бирде. Спектакльдә игътибарны җәлеп итәрдәй төрле реквизитлар, декорацияләр җитәрлек иде. Әйтик, кенәз өйләнеп Парижга китәргә хыялланган мизгелдә, кинәт Эйфель манарасы калкып чыкты. Сарык көтүен күрсәтү өчен, тәгәрмәчле кечкенә уенчык сарыклар уңышлы кулланылды. Кенәзнең төшендә саташып куркыныч төш күрүен чагылдыру да тамашачы күңеленә хуш килде.

Спектакльне сәхнәгә куйган режиссер, РФның һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеләренә белдергәнчә, олылар өчен курчак спектакленең соңгы дистә елда куелганы булмаган. Соңгы тапкыр курчак театры сәхнәсендә олылар өчен 1997 нче елда “Беда от нежного сердца” спектакле күрсәтелгән. Олылар өчен курчаклар белән спектакль куярга элек шартлар да булмаган, хәзер, курчак театрының яңа бинасы төзелү белән, мондый мөмкинлек, әлбәттә, бар. Илдус Зиннуров алга таба курчак театры сәхнәсендә олылар өчен рус һәм татар телләрендә спектакльләр күбрәк күрсәтеләчәгенә ышанычын белдерде.

“Ханума” спектаклендә барлыгы 9 актер уйный. “Бу бит комедия, водевиль, сәхнәдә грузиннарның җыр-биюгә бай күңелләрен чагылдыру бурычы торды һәм артистлар моңа иреште. Алар үз рольләрен бөтен күңелләре белән бирелеп өйрәнде, үз рольләре күңеленә хуш килүе сизелеп тора иде”, - дип белдерде режиссер.

Илдус Зиннуров ассызыклаганча, спектакльнең төп максаты – тамашачыны көлдерү генә түгел, ә мәхәббәтне акчага сатып алып булмау фикерен җиткерү. “Бу әсәрдә һәркем үзенә кызыклы булган мәгълүматны алачак”, - диде ул.

Кыскасы, бүген тамашачыларга гыйбрәт булырлык, тәҗрибә алырлык күренешләр дә, төрле репликалардан рәхәтләнеп көлерлек мизгелләр дә күп булды.

Аудиториягә килгәндә, режиссер әйтүенчә, спектакль барышында шәраб эчү, табын корганда спиртлы эчемлекләр әзерләү кебек күренешләр булганлыктан, әсәр 16 яшьтән өлкәнрәкләргә йөз тота. Әмма, аның фикеренчә, кечерәк яшьтәгеләр өчен дә әсәр кызыклы булыр иде, - монысын инде ата-аналар үзе хәл итә.

Спектакльнең режиссер-куючысы – «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Захар Давыдов, композиторы – СССРның халык артисты, СССР дәүләт премиясе лауреаты Гия Канчели, балетмейстер – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова. Идея авторы – Яков Мер.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20