Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

Җомга кичен мавыктыргыч тарихлы “Лок” фильмы белән бергә уздырыгыз

Җомга кичендә «Яңа Гасыр» каналы телевизор караучылар өчен көтелмәгән тарихка корылган «Лок» нәфис фильмын тәкъдим итә. Геройның бер көйгә генә аккан тормыш юлы бер вакыйгадан соң фильмда кинәт башка якка борылыш ала.

Фильмның төп герое Иван Лок гадәти тормыш белән яши һәм күп вакытын яраткан эшенә сарыф итә. Ул күптән зур уңышка ирешкән кеше булу турында хыяллана. Алдагы көннәр егет өчен иң мөһимнәрдән санала, чөнки аны эшендә күптән көткән үсеш көтә. Кич буе аның уйлары бары иртәгәге көн белән бәйле, чөнки аның бу мөһим вакыйганы иң югары дәрәҗәдә каршы аласы килә.

Шул вакытта аның кәрәзле телефонында бөтенләй көтелмәгән шалтырау яңгырый һәм тормышын бөтенләй башка якка борып җибәрә. Шалтырау яңгыраган минуттан Иванга үз гомерен саклап калу өчен барлык чараларны күрергә кирәк, ә аның кулында нибары туксан минут… Катлаулы мәсьәләдә Лок үзен ничек күрсәтер һәм геройның алдындагы киртәләрне җиңеп чыгар өчен көче җитәрме?

Мавыктыргыч вакыйгага корылган «Лок» фильмын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 15 нче сентябрь 22:50 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!