Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2017

Җомга кичендә “Будь, что будет” фильмы күрсәтелә

Җомга кичен күңелле үткәрәсегез килсә, 25 нче август «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Будь, что будет» нәфис фильмын карагыз. Үз уйларында адашкан геройның төрле каршылыклар белән көрәшүен күзәтергә онытмагыз.

Нью-Йорк шәһәренең гади бер вәкиле Борис һич көтмәгән җиреннән чиста күңелле, яхшы, ләкин гаять начар тәрбия алган Мелоди исемле кыз белән таныша. Мелоди кече шәһәрдән Нью-Йоркны яуларга дип килгән. Кыз өчен Борисның фатиры барлык яшәү шартлары ягыннан да бик туры килеп тора, ә Борис өчен — кыз үзе. Фильмның геройлары ышанырга кыен булган зур романтик маҗараларга юлыгалар. Көтмәгәндә генә Борисның фатирына көньяктан аның туганнары кайтып төшә. Хәзер Борисның тормышында күп йөзләр катнашкан буталчык вакыйгалар урын ала башлый һәм аның тизрәк үзенең элеккеге тыныч һәм бәхетле тормышына кайтасы килә. Төп герой бу теләген тормышка ашыра алырмы һәм аның юлында нинди киртәләр очрар?

Кызыксындырган сорауларга җавапны җомга, 25 нче август, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Будь, что будет» нәфис фильмын карап табарга мөмкин. Фильмның башлану вакыты 22:10 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера