Җомга кичендә “Лучшее во мне” фильмы хаталарны төзәтергә өйрәтә

Җомга кичендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы телевизор караучылар игътибарына “Лучшее во мне” фильмын тәкъдим итә. Бер-берсеннән көннән-көн ерагая барган парның яңадан кавышу тарихын күзәтмичә калмагыз.
Матур гына тормыш иткән яшь пар арасыннан кинәт кенә кара мәче узып китә. Хәзер алар бер-берсеннән еракта яшиләр, ләкин еш кына бергә уздырган вакытларын сагынып искә алалар. Бер-берсен нык сагынсалар да, алар моны беркемгә дә белдерергә теләмиләр. Фильмның нигезенә инглиз язучысы Никлас Спарк романының үзәгендә яткан вакыйгалар алынган. Кылган хаталарын геройлар җиңел генә төзәтә алмыйлар. Көтелмәгән очрашу вакытында алар чын мәгънәсендә бер-берсен яратуларын аңлап алалар. Бер-берсе арасында барлыкка килгән биек киртәне гашыйк пар бергә сикереп чыга алырмы?
Сорауга җавапны җомга, 1 нче сентябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Лучшее во мне” фильмын карап белергә мөмкин. Фильмның башлану вакыты 22:10 сәгатькә билгеләнгән.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова