Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2016

Җомга вәгазьләрен татарча гына үткәрү файдагамы, зыянгамы - татар зыялылары

 

11 августта ТР МДН пленумында Татарстан имамнары бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укуга кагылышлы карар кабул итте. Бу карарга карата интернетта, социаль челтәрләрдә фикер алышу бара. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте бу карарга бәйле нисбәттә татар зыялыларының фикерләрен сорашкан.  Җомга вәгазьләрен татарча гына үткәрү файдагамы, зыянгамы - татар зыялылары

 Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов: "Бәлки, капылт кына күчеп тә булмас"

Мөфтиятнең әлеге карарын хуплыйм. Бәлки, капылт кына күчеп тә булмастыр. Әмма барыбер шушы юнәлештә эш алып бару кирәк. Үзебезнең татарларга ислам тәгълиматен үзебезнең телдә аңлату - ул традиция. Шуны дәвам итүне хуплыйм.

 

Журналист Римзил Вәлиев: "Консерватизмга, бер мәгълүм традициягә буйсыну юк икән - татар да булмый, мөселманлык та калмый"

Хәзрәтләрнең шушы карарына төрле фикерләр булуын ишеттем. Кайберәүләрнең “Нишләп русча түгел?” дигән дәгъваларын ишетеп, мин бик гаҗәпләндем. Гадәттә, киң җәмәгатьчелек, дин әһелләре милли кыйммәтләргә, татар теленә начар карамыйлар, бигрәк тә Татарстанда. Шуңа күрә монда салкын кан белән аңлатырга һәм аңлашырга кирәк.

Россиядә сан буенча икенче урында торган халык - йөз ел буе мөселман җәмәгатьчелеген оештырып, аның алдыннан барган татарлар, якын кардәш булган башкортлар, бервакытта да хәтта патша заманында да, ничектер, башка телгә күчмәгәннәр. Ә хәзер шушы мәсьәлә куелышы бик гаҗәпләндерә. Бу, әлбәттә, дөрес түгел.

Дини бәйрәмнәр вакытында Мәскәүдән федераль каналлардан күрсәтәләр: Равил хәзрәт, Тәлгать хәзрәт вәгазь укыйлар, төп өлешен татарча башкаралар. Төрле милләт кешеләре тыңлый һәм аны дикторлар тәрҗемә итеп бирә. Бәлки кайвакытларда кемнәргәдер тәрҗемә итәргә дә кирәктер. Әйтик, конгресс чараларында чит ил кешеләре катнашканда наушник аша да тыңлыйлар. Күпчелекне тәшкил иткән халык телендәге берничә минутлык вәгазьне туган телдә ишеттермәү һәм шул телнең аһәңен тыңламау ислам рухындагы мөнәсәбәтләргә дә, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә дә туры килми. Шуңа күрә бу дөрес дәгъва түгел һәм бу карарны хуплап кабул итәргә кирәк.

Хәзерге заман ул күптеллелек заманы. Бер генә кеше дә бер тел белән яшәми. Үзбәк, таҗиклар... Көньяк халыклары бик җиңел эләктереп алалар, татарча исәнләшәләр, аңлый башлыйлар. Башка милләттән булган мөселманнар үзләре җыелып үзләренчә дә гыйбадәт кылганнарын күргәнем бар минем. Ничек инде вәгазь рус телендә булырга тиеш?! Бу бит инде мөселман динен аңлатуны, ислам фәлсәфәсен җиткерүне чикләү дигән сүз. Чөнки Россия территориясендә ислам татар теле ярдәмендә гасырлар буе яшәгән.

Россия татарлары 20 нче елларда латин хәрефен өйрәнделәр, гарәп хәрефен белделәр. Әле дә Кытай, Австралия һәм башка кайбер чит илләрдәге татарлар гарәп хәрефен кулланалар. Латинны өйрәнгән Төркия татарлары кириллицаны өйрәнәләр. Минемчә, 2 миллион халык сөйләшкән телнең 30 минутлык сүзен ишетергә каршы булу, шушы гүзәл Казан шәһәренә килгәч тә шушында яшәүче халыкның телен ишетүдән баш тарту, гомумән, мантыйкка сыеп бетми. Мәчет бит элекке елларда татарча яшәгән. Бүген нигә ул үзгәрергә тиеш?!

Консерватизмга, бер мәгълүм традициягә буйсыну юк икән - татар да булмый, мөселманлык та калмый. Хәзерге авангардка, интернеттан килгән уеннарга иярсәк, нәрсә кала соң безнең әхлактан, рухияттән?! Мөселманлык өйрәткәнчә, халыкка, дингә шушы мәчет традицияләренә хәер-хак мөнәсәбәттә булу кирәк.

 

Язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре һәм аңлатмалары” китабы авторы Рабит Батулла: "Вәгазь гарәпчә башланырга һәм татарча дәвам итәргә тиеш"

Беренчедән, татарча сөйләүгә каршы чыгу - татарча белмәгән кешеләрнең теләге ул. Алар үзләренең телендә - русча аңларга телиләр.Татарчаны өйрәнергә теләмәгән, русчага авышкан кешеләрнең фикере. Чөнки ана телен өйрәнү бик катлаулы. Мәктәптә өйрәтмәгәч, аны белеп булмый. Үзбәк, кыргыз халыклары татарчаны аңлый. Алар безгә шарт куймыйлар.

Ә безнең мең еллар буена сакланып килгән милли - дини йолаларыбыз татарча һәм гарәпчә булган. Ике телне белгәннәр. Менә бу йолаларны саклар өчен белем кирәк. Ана телен һәм гарәп телен белү кирәк. Ниндидер бер мәчетләрдә русча гына укыйлар икән, бу татар телен юкка чыгару башлангычы дип уйлыйм. Россиядә татар теле белән ислам дине бер-берсен саклап килгәннәр. Дин - телне, ә татар теле -гарәп телен саклаган. Моны үзара “взаимопомощь” дип әйтергә мөмкин.

Аннары үзебезнең телдә дә вәгазь тыңлый алмагач, нинди республика инде бу?! Телебезне сакламау Конституциягә каршы бару була.

Ә менә ничек татарчага өйрәтергә? Гарәпстанга, төркиягә һәм башка чит илләргә Татарстаннан дин өйрәнергә китәләр. Аларның 70-80%ы татарча белми. Алар гарәпчәне бик яхшы өйрәнеп кайталар. Менә шулар монда русчаны кертергә тырышалар. Дин галимнәре булырга 12-15 кеше чит илгә бара икән, аларга татар халкы тарихы һәм татар теле буенча педагог билгеләнергә тиеш. Менә безне Мәскәүгә укырга җибәрделәр, 23 кеше русча укырга киттек. Шундый педагог белән юлладылар. Ә нигә хәзер дин әһелләрен укытканда шулай эшләмәскә?! Алар телсез калып кайтырга тиеш түгел. Югыйсә татар теле бер кырыйда кала. Мәчеткә керәсең, русча сөйләшәләр, Корбан бәйрәменә барасың, шулай ук муллалар русча сөйләшә. Хәтта алар өчен русча сөйләшү престиж. Ә бит татар халкына татар телендә хезмәт итәргә тиешбез.

Казан бит инде ул, дин мәсьәләсендә халкыбызга мәдәни бер кыйбла булган. Без шул кыйбланы югалтыйкмы?

Гарәп теле ул - диннең нигезе, аны белү мөһим. Бөтен мәчетләрдә дә вәгазь гарәпчә башланырга һәм татарча дәвам итәргә тиеш.

Әле алга таба дин һәм тел белән бәйле сөйләшүләр, фикер алышулар интернет кырында да, матбугат чаралары аша да дәвам итәр. Иң мөһиме алар "минемчә дөрес ", "аныңча дөрес түгел" дигәнне исбатлауга гына кайтып калмас дип өметләник. Чөнки бу карар асылы барыбызча да бит – татарча.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20