Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Җомгадан кызу көннәр чигенә башлый

Россиянең Европа территориясендә җәй дәвам итә. Шулай да җомгадан һава температурасының төшүе күзәтелә. Бу хакта «Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина җиткергән.

Аның сүзләренчә, илнең Европа территориясендә чәршәмбе 24−29 градуска кадәр эссе булачак, җомга, шимбә һәм якшәмбедә температура 22−27 градуска төшәчәк. Пәнҗешәмбе Мәскәүдә чираттагы яшенле яңгыр, секундына 15−17 метрга кадәр тизлеккә җиткән җил фаразлана. Яңгырсыз көн бары җомгада гына көтелә.

Татарстанда бүген — +23.+28, 3 августта — +25.+30, ә җомга, 4 август көнне — +21.+26 градус җылы булачак, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера