Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2017

Гомумроссия ата-аналар җыелышына сораулар җыю башланды

2017 елның 30 августында Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Гомумроссия ата-аналар җыелышы уздыра. Анда ата-аналар, укытучылар, мәгариф өлкәсе системасының үсешенә битараф булмаган җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инде дүртенче тапкыр үткәрелә торган Гомумроссия ата-аналар җыелышы, елдагыча, Россия төбәкләре белән турыдан-туры элемтәдә, видеоконференция рәвешендә барачак. Министрлык оештырган онлайн тапшыру ярдәмендә әлеге чараны илнең теләсә кайсы почмагында карарга мөмкин булачак.

Россия Мәгариф министрлыгы, Гомумроссия җыелышын уздырып, ата-аналар фикерен, аларны кызыкындырган сорауларны тыңлый, гамәлдәге проект һәм программаларга аларның мөнәсәбәтен ачыклый – кире элемтә булдыра.

Министр Ольга Васильевага сорауларны хәзердән үк биреп куярга мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында моның өчен махсус «Общероссийское родительское собрание» (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлекчәсе булдырылган. Сайт аша бирелгән сораулар да министрга килеп ирешәчәк, һәм алар министрның җавапларында чагылыш табачак.

Гомумроссия ата-аналар җыелышына Гаиләгә ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау буенча ата-аналарның илкүләм ассоциациясе (НРА) теләктәшлек күрсәтә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20