Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.10.2017

Оренбургта дөньядагы иң зур мамык шәл бәйләгәннәр

Оренбургта XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең төбәк программасы кысаларында 54 илдән килгән делегатларга дөньядагы иң зур мамык шәлне тәкъдим иткәннәр. 400 квадрат метрлы шәл Гиннессның рекордлар китабына кертелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«400 квадрат метрлы Оренбург шәле рекордын тиз арада гына уза алмаслар, дип уйлыйм», — дип белдергән шәлне тәкъдим итү вакытында Гиннессның рекордлар китабы вәкиле.

Шәл 20×20 метр зурлыкта, аны Оренбург бәйләү фабрикасында 46 килограмм йон җебеннән бәйләгәннәр.

Искәртеп үтик, җомга, 13 октябрьдә Оренбургта Оренбург мамык шәле көннәре башланды. 14 октябрьдә чит ил кунаклары өлкә сәнгать музеенда мамык шәл күргәзмәсендә булган.

Шимбә Оренбургка XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленда катнашучы 100 делегат килгән. Аларның күбесе Уганда, Индонезия, Италия, Болгария һәм Кытайдан булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера